Суббота, 04.05.2024, 20:50
Приветствую Вас Гость | RSS

Мөлекова Регина Ринат кызының шәхси сайты

Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 14
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Сыйныф җитәкчесе

     

Мин, сыйныф җитәкчесе буларак, 2 ел эшлим. 5нче һәм 6нчы сыйныфларда җитәкчелек итәм. Барлыгы 10 бала: 8 кыз һәм 2 малай. Мәктәптә 3 ел гына эшләсәм дә, алар минем үз балаларым кебекләр. Минем эш принцибым:  

- Баланы тыймаска, ә юнәлтергә;

-Баладан таләп итмәскә, ә төшендерергә;

-Балага боермаска, ә оештырырга;

-Баланың иреген чикләмәскә.

     Димәк, сыйныф җитәкчесенең төп бурычы – укучыларның үсеше өчен шартлар тудыру.  «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс» дип әйткән бөек мәгърифәтчебез Риза Фәхретдин.

     Сыйныф җитәкчесенең эш нәтиҗәсе  балалар үзидарәсе  эшчәнлеген тиешеле дәрәҗәдә оешытруда  күренә.  Балалар үзидарәсе  укучыларда тормыш позициясен билгеләргә ярдәм итә. Класс һәм мәктәп үзидарәсендә әгъза булып торучы укучылар тигез хокуклы, үзләренең тәртипләре өчен җаваплы, теге яки бу өлкәдә шәхси эш алымнарын кулланалар. 

      Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту һәм тәрбия эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес, укучыда милли үзаң тәрбияләү – укыту-тәрбия системасының төп максаты булып тора. Максаттан чыгып түбәндәге бурычларны куйдым  һәм эш юнәлешләрен билгеләдем.

1.Укучыларда актив тормыш позициясе формалаштыру;

2. Гаилә белән элемтәне, хезмәттәшлекне ныгыту;

3. Милли гореф-гадәтләрне саклау, милли үзаң формалаштыру;

4. Балаларны сәламәтлекләрен сакларга һәм ныгытырга өйрәтү;

5. Гражданлык  һәм патриотик тәрбия бирү.

    Без балалар белән төрле чараларда актив катнашабыз.

   

Вход на сайт
Поиск

Copyright MyCorp © 2024
uCoz